Абдулла Алиш – безнең иң яхшы дус (0+)

15 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә «Китапсылу һәм аның дуслары» клубы кысаларында «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән гаҗәеп җылы әдәби чара узды. 

А.Алиш
14ф. Алиш
14ф. Алиш2
14ф. Алиш1

12 нче санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты һәм аның нинди күркәм кеше булуы турында белде. Язучы балаларны бик ярата һәм һәрвакыт алар белән уртак тел таба белә. Нәкъ менә балаларны яратуы аны әдәбиятка алып килә. Балалар исә аны «Әкиятче абый» дип йөрткән. Язучы шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар иҗат итә, әмма ул аеруча татар әдәбияты хәзинәсе булган әкиятләре белән данлыклы. 

Әңгәмә барышында укучылар язучының танылган әкиятләрен искә төшерде, ә «Сертотмас үрдәк» әкияте сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Алар «Нечкәбил» әкияте буенча уеннарда катнашты – нектар җыйды, умарталарны бизәде. Алар зур кызыксыну белән «Әкият героен таны» һәм «Табышмаклар һәм җаваплар» бәйгесендә катнашты.

Чарага «…Шигырьләрең һәм әкиятләрең хәтердә» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: